Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Чит ил компанияләре санкцияләргә карамастан Татарстанда эшли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында “Россиянең көндәшлеккә сәләтен саклау” сессиясендә чыгыш ясады.Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр ит...

Рөстәм Миңнеханов: Чит ил компанияләре санкцияләргә карамастан Татарстанда эшли
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында “Россиянең көндәшлеккә сәләтен саклау” сессиясендә чыгыш ясады.

Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге икътисади санкцияләр ике якка да тискәре йогынты ясый, диде Татарстан Президенты. Шуңа да карамастан, чит ил компанияләре Россия территориясендә эшләүләрен дәвам итә һәм илдә коммерцияле проектларын гамәлгә ашырырга әзер.
Шулай итеп, Daimler компаниясе “КАМАЗ” белән хезмәттәшлек итә. Алар 2019 елда уртак заводларын ачарга планлаштыралар, бер елда 55 кабина каркасы җитештерәчәкләр.
Моннан тыш, узган ел “Түбән Кама нефтехим” һәм Deutsche Bank Петербург халыкара икътисади форумында 807 миллион евро кредит буенча килешү имзаладылар. “Бу акча эре этилен комплексы төзелеше проектын финанслауга юнәлдереләчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179380/

Комментарийлар