Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Газпром» һәм Россия тимер юллары җитәкчелеге белән очрашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кылырга ниятли. Автокалада «Ренова-Холдинг Рус» вәкилләре катнашында предприятиеләрне цифрлаштыру буенча семинар, шулай ук газ-мотор ягулыгы...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кылырга ниятли. Автокалада «Ренова-Холдинг Рус» вәкилләре катнашында предприятиеләрне цифрлаштыру буенча семинар, шулай ук газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә багышланган утырыш узачак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Газпром» һәм Россия тимер юллары җитәкчелеге белән очрашачак
«Татарстан Президенты «Җитештерүне цифрлаштыру: гамәли карарлар» дигән семинарда катнашачак һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
ИТ-парктагы семинардан соң ТР Президенты КАМАЗ предприятиесендә булачак. Биредә «Газпром» ГАҖнең идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов җитәкчелегендә Халыкара эшлекле конгрессның «Нефть-газ комплексының заманча технологияләре һәм перспективалы проектлары» эшче комитеты утырышы узар дип көтелә.
Фото: Салават Камалетдинов

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/04/183878/

Комментарийлар