Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Болгар ислам академиясенә нигез салу – бик җитди адым

Кичә Болгар ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы узды. Фото http://intertat.ru сайтыннан алындыИслам Болгар академиясе халыкара дини, фәнни гыйлем үзәге булыр дип көтелә.Болг...

Кичә Болгар ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы узды.
20160521100507_IMG_2038-01 Фото http://intertat.ru сайтыннан алынды
Ислам Болгар академиясе халыкара дини, фәнни гыйлем үзәге булыр дип көтелә.
Болгар ислам академиясе бинасы нигезенә капсул салу тантанасында дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашты. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде: «Бүген безнең бу шатлыкны уртаклашырга чит илдән, башка өлкәләребездән килгән һәр кешегә минем рәхмәт белдерәсем килә. Без федераль үзәк ярдәме белән тормышка ашкан әлеге Академиягә нигез салабыз. Ул лаеклы уку йорты булачагына шигебез юк. Исламга карата бүген дөньяда вәзгыять катлаулана барган саен, без үзебезнең ата-бабаларыбыздан килгән иминлектә һәм татулыкта яшәүгә корылган традицияләр мисалында бөтен илгә үрнәк күрсәтергә тиеш. Бу уңайдан безнең бүген мондый уку йортына нигез салуыбыз – бик җитди адым. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык телим”.
Алга таба сүзне Милли эшләр буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов алды. Кунакларны сәламләгәннән соң, ул әлеге проектны Татарстан өчен генә түгел, илебезнең барлык мөселманнары өчен дә гаять зур вакыйга, дип белдерде:
Академия инде эшләп килә: хәзерге вакытта Болгар ислам академиясенең җитәкчелек составы барлана, укыту программасы төзелә, Россиядә традицион ислам кануннары буенча эшләүче дин әһелләре бүгенге көндә белем алган көнчыгыш илләренең югары профессиональ дини белем бирү системаларының тәҗрибәсе өйрәнелә. Мондый интеграция магистрларга һәм докторларга икеләтә диплом алу мөмкинлеге бирәчәк. Бу дипломнар компаньон илләрдә һәм Россиядә югары дини белем алу турында таныклык булачак. Болгар ислам академиясендә югары һөнәри белем бирүче уку йортларына керү өчен әзерлек курслары, югары белеме булган белгечләр өчен квалификация күтәрү курсларын уздыру, вузлардан соң һөнәри белем, балаларга өстәмә белем, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү һәм башка уку-укыту эшләрен оештыру каралган.
Бер елдан инде академия үз диварларында берьюлы 300гә якын укучыны кабул итә алачак. Алар исәбендә бүгенге көндә Болгарда уздырыла торган имамнарның квалификациясен күтәрү курсларын тыңлаучылар да, йөзгә якын магистр һәм доктор да булачак. Уку йорты үзе эченә 5 кафедраны алачак, шулай ук аның җирлегендә бөтенроссия ислам китапханәсе, Болгар галимнәре шурасы, татар дин белгечләре мирасын өйрәнү үзәге урнашачак.
20160521100944_IMG_2128-01
Болгар – киләчәктә мөселман кардәшәребез җыелу урыны гына түгел, башка милләт һәм дин вәкиләре килү урыны булачак. Шул уңайдан монда кунакханә дә төзелә.
Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Болгарны килеп күрүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру буенча эшләр алга таба да дәвам ителә. “Бөтен кунакларга Болгарның изге җирләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудырабыз. Бу елны беренче мәртәбә елгада Иделгә чыгу урынында тирәнәйтү эшләре башкардык. Шушы көннәрдә монда зур теплоходлар да туктала алачак”, – дип белдерде ул.
 
Тантана кунаклары киләчәк буыннарга татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган юллама салынган капсуланы Болгар ислам академиясенең нигез ташына тәкъбир астында урнаштырдылар.
 

Комментарийлар