Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветеранына 72 елга соңарган орденны тапшырды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 37 нче механикалаштырылган бригаданың запастагы өлкән сержанты Фәтхул ага Сыраевка Кызыл Байрак ордены тапшырды.Әлеге бүләк сугыш батырына 1944 елның җәенд...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 37 нче механикалаштырылган бригаданың запастагы өлкән сержанты Фәтхул ага Сыраевка Кызыл Байрак ордены тапшырды.
a031
Әлеге бүләк сугыш батырына 1944 елның җәендә Белоруссияне азат иткәндәге сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм арада аерылып торганы өчен тапшырылган.
a024
Бүләкләү турындагы документ 1944 елның 12 июлендә имзаланган булган, әмма исемендә хата китеп, ул тапшырылмый калган. Казан Кремленың 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы филиалы мөдире Михаил Черепановның җентекле эшләве бәрабәренә бүләкләү бите дә, ветеран үзе дә табылган. 72 ел узгач, ниһаять, ул геройга тапшырылды.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

 

Комментарийлар