Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Без Россия белән Чехия арасында эффектив звено булырга телибез

Татарстан Республикасы - Россия белән Чехияне бәйләп торучы эффектив звено. Республикада Чехия компаниясе катнашында күп проектлар гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пра...

Татарстан Республикасы - Россия белән Чехияне бәйләп торучы эффектив звено. Республикада Чехия компаниясе катнашында күп проектлар гамәлгә ашырыла. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада икътисад, сәнәгать һәм фән-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов: Без Россия белән Чехия арасында эффектив звено булырга телибез
Татарстан Президенты сәламләү чыгышында Россия һәм Чехия җитәкчелегенә, ике ил мөнәсәбәтләре кысаларында, төбәк хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләренә игътибар өчен рәхмәт әйтте. Татарстанда Чехия Республикасы белән үзара мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә зур игътибар бирелә, диде ул.

«Безнең дәүләтләр арасында нәтиҗәле бәйләп торучы звено булырга омтылабыз. Узган ел Татарстан-Чехия товар әйләнеше 41 процентка артты һәм 632 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Без төрле өлкәләрдә актив эшлибез. Чехия компанияләре безнең республикада уңышлы эшли. Прагада Татарстан вәкиллеге бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Безгә ике як өчен да отышлы элемтәләрне һәм товар әйләнешен үстерү өчен икътисади потенциалны актив кулланырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Казан белән Прага арасында туры авиалиния барын искәртте. Татарстан–Чехия проектлары арасында нефть химиясе һәм энергетика, станок төзелеше, машина төзелеше, дару чаралары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекне атады.

Кичә Татарстанның «Данафлекс» компанияләре төркеме Чехиядә азык һәм башка продуктларны төрү материалы җитештерә торган зур завод ачты, диде ул. Карловы Вары шәһәрендә Татарстан компаниясе комплекслы реконструкциядән соң «Ульрика» кунакханәсе ачарга планлаштыра.
Татарстан Президенты бүген иртән Чехия авыл хуҗалыгы министры белән очрашуы турында хәбәр итте. «Агросәнәгать комплексында да ике як өчен дә отышлы проектларны гамәлгә ашыру өчен уртак кызыксынулар табарбыз дип уйлыйм», — диде Татарстан Президенты.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182140/

Комментарийлар