Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов беренче өчлектәге урынын саклап калган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәк башлыклары нәтиҗәлелеге рейтингында өченче урынны алды.Әлеге рейтинг Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды белгечләре тарафыннан төзелә. Тикшерү нәтиҗәл...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәк башлыклары нәтиҗәлелеге рейтингында өченче урынны алды.



1765227_20150831114802
Әлеге рейтинг Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды белгечләре тарафыннан төзелә. Тикшерү нәтиҗәләре оешманың сайтында бастырылган.

Узган ел нәтиҗәләре буенча төзелгән соңгы исемлек белән чагыштырганда, Рөстәм Миңнеханов бер баскыч түбән төшкән. Ул вакытта республика лидеры икенче урында иде. Бу юлы рейтингның беренче баскычында – Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев, икенчедә – Ямал-Ненец автоном округы башлыгы Дмитрий Кобылкин.

http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар