Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөтендөнья балалар теләкләрен тормышка ашыру көненә багышланган «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашачак.Үз-үзеңне изоляцияләү ре...



Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Бөтендөнья балалар теләкләрен тормышка ашыру көненә багышланган «Балалар җыры марафоны» онлайн-концертында катнашачак.





Үз-үзеңне изоляцияләү режимындагы балаларга ярдәм йөзеннән концерт социаль челтәрләрдә Татарстанның рәсми төркемнәрендә трансляцияләнәчәк. Чара 15.30 сәгатьтә башлана. Кичке дүрттә республика җитәкчесенең чарада катнашуы көтелә.




Бер мәйданчыкта Салават Фәтхетдинов, «Волга-Волга» ВИА, Лэйна, Илнар Миранов белән бергә яшь артистлар — бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чыгыш ясаячак.




Концертта катнашучылар арасында — «Голос. Дети» проектында катнашучылар Сәидә Мөхәммәтҗанова, Олеся Машейко, «Шаян ТВ» солистлары, «Балалар Евровидениесе»нең Россия этабы финалистлары — «Оччи» триосы, Беренче каналдагы «Лучшее всех» тапшыруында катнашкан #Кудрены дуэты, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Иван Шувалов, Абдулахад Алижанов һ.б.




Онлайн-концертны алып баручылар - Stand Up Club Kazan резиденты Артур Шамгунов һәм җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова.




Трансляцияне ТРның «ВКонтакте»«Одноклассники» һәм YouTubeтагы рәсми төркемнәрендә карарга мөмкин булачак.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар