Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Америка вузлары җитәкчеләре белән уртак проектлар хакында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Америка югары уку йортлары – Потомак һәм Woz-U Университетлары җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр и...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Америка югары уку йортлары – Потомак һәм Woz-U Университетлары җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
4932-1
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР вице-премьеры — элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина һәм ТИСБИ Идарә университеты ректоры Нэлла Прусс катнашты.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с руководством университетов Потомак и Woz-U (США)
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елның октябрендә АКШ югары уку йортлары вәкилләре белән Сан-Францискода үткән очрашуда ТИСБИ Идарә университетында сынау рәвешендә К-12 программасын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре хакында фикер алышканнар. Бу программага программалаштыру, инжиниринг, дизайн, робот техникасы һ.б. юнәлешләр керә.
«Әлеге инициатива Стратегия-2030 тарафыннан расланган кеше капиталын үстерү буенча бурычлар кысаларында җентекләп тикшерелә», - дип искәртте ТР Президенты.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с руководством университетов Потомак и Woz-U (США)
ТИСБИда берничә ай дәвамында Америка югары уку йортлары тәкъдим иткән белгечләр әзерләү алымнарын өйрәнгәннәр. «Әлеге системада безне күбесенчә компетенцияләргә өйрәтү алымы кызыксындыра», - диде Нэлла Прусс. Аның сүзләренчә, әлеге система 10 ел эчендә укучыларның Россия сәнәгате өчен кирәкле компетенцияләрне үзләштерәчәгенә гарантия бирә.
Моннан тыш, АКШ югары уку йортлары, тиешле кадрлар әзерләп, конкрет предприятиеләрнең ихтыяҗлары өчен белем бирү программалары эшли. Яклар программаны җентекләп өйрәнү һәм аны Россия шартларына җайлаштыру өчен эшче төркем булдыру турында килеште.
Встреча Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
с руководством университетов Потомак и Woz-U (США)
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181769/

Комментарийлар