Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында янган мәктәп урынында яңа бина төзергә кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районының Чөгәнә авылында янган мәктәп урынында төзеләчәк яңа бинаның проектын әзерләргә һәм раслауга тәкъдим итәргә йөкләмә бирде. Бу хакта республика П...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш районының Чөгәнә авылында янган мәктәп урынында төзеләчәк яңа бинаның проектын әзерләргә һәм раслауга тәкъдим итәргә йөкләмә бирде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектны кыска вакыт эчендә әзерләячәкләр.
Президент йөкләмәсе белән шулай ук мәктәп автобусы да оештырылачак, ул укучыларны якындагы белем йортына илтәчәк.
Чөгәнә мәктәбендә 9 бала белем алган, яңа бина төзелгәнче алар авылдан 5 километр ераклыктагы мәктәптә укыячак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләре һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тикшерергә кушты. Тикшерүчеләр агачтан салынган биналарга аерым игътибар бирергә тиеш.

Комментарийлар