Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов А.М.Горький исемендәге әдәби премияне яңадан булдыруны хуплады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Очрашу Казанда А.М.Горький һәм...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Очрашу Казанда А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 
print_3654987_2799243-1 Фото: http://president.tatar.ru
Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган. 2003 елда беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы кат премияне 2009 елда тапшырдылар.
Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Горький премиясенең Татарстанда талантлы язучыларның иҗади үсешенә ярдәм итәчәген ассызыклады.

Комментарийлар