Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле» китабы чыкты
Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язылган «Биш «ике»ле» китабын бастырганнар. Бу турыда Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.Әлеге китапка язучының соңгы елларда иҗ...
Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язылган «Биш «ике»ле» китабын бастырганнар. Бу турыда Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Әлеге китапка язучының соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган.
«Аларда сез үзегезгә бик таныш булган — планшетсыз тора алмаган Айдарны да, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне дә, күңел күзе ачылган Айнурны да, спортчы Камилне дә, намусы уянган Әскәрне дә — тагын бик күп геройларны очратырсыз», диелә бу хәбәрдә.

Фото: https://www.instagram.com/tatkniga
Комментарийлар