Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең “Ел лидеры” үзе укыган Базарлы Матак мәктәбендә укучылар белән очрашты

Берничә ел элек Базарлы Матак урта мәктәбендә укып йөргән Илнар Гирфанов “Россия лидерлары” бәйгесендә җиңү яулады, ә бүген Мәскәүдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясе үзәк комитетында эшли. Узган ш...

Берничә ел элек Базарлы Матак урта мәктәбендә укып йөргән Илнар Гирфанов “Россия лидерлары” бәйгесендә җиңү яулады, ә бүген Мәскәүдә “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясе үзәк комитетында эшли. Узган шимбәдә ул районда булды һәм үзе белем алган мәктәптә укучылар белән очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Россиянең “Ел лидеры” үзе укыган Базарлы Матак мәктәбендә укучылар белән очрашты
Киң мәгълүматлылыгы, сөйләү осталыгы, үтемле әңгәмәсе белән лидер-якташыбыз беренче минутлардан ук очрашуда катнашучыларның игътибарын яулады. Илнар үз мисалыннан чыгып эштә, җәмгыятьтә ничек әйдаман булу серләре белән уртаклашты.
Аңа кадәр Илнар 26 яшендә Татарстанның Юристлар ассоциациясен җитәкләгән. Ә әлеге структура уртача 45-50 яшьләрдәге юристларны берләштергән. Бу вазыйфага ул республиканың яшь юристлар советы белән уңышлы җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә тәкъдим ителгән.
Илнар КФУның юридик факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган. Ә үзенең карьера үсешендә, мәктәптә, вузда алган белемнәре белән беррәттән, төрле җәмәгать эшләрендә актив булу да зур этәргеч ясады, дип исәпли.
Илнар Гирфанов белән бу очрашу “Минем туган мәктәбем” проекты кысаларында узды.
Фото: alki-rt.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185051/

Комментарийлар