Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Россиянең тәртип сакчылары бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – эчке эшләр органнары хезмәткәре көнен бәйрәм итә.Бу бәйрәм Россия Президенты Указы белән биш ел элек гамәлгә куелган иде. Аңа кадәр ул Р...

Россиянең тәртип сакчылары бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – эчке эшләр органнары хезмәткәре көнен бәйрәм итә.
10novya
Бу бәйрәм Россия Президенты Указы белән биш ел элек гамәлгә куелган иде. Аңа кадәр ул Россия милициясе көне дип аталды.
Традиция буенча, бу көнне ил күләмендә тантаналы чаралар, концертлар уза. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге котлауларын ирештерә. Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә хөрмәт күрсәтелә. "ТАСС" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә андый гаиләләр 12 меңгә җитә.
Агымдагы елның тугыз ае эчендә Россия күләмендәге күрсәткечләргә караганда, 73 төбәктә теркәлгән җинаятьләр саны кимүе күзәтелгән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 23 проценттан 21,5 процентка төшкән. Шушы вакыт эчендә җинаять кылган 791,8 мең кеше ачыкланган. Һәр икенче җинаятьне моңа кадәр дә җинаятьләр кылган кешеләр башкарган, һәр өченче очракта – исерек хәлдә. Россиядә быел тугыз айда 22,1 мең кешенең җинаять корбаны булып, гомере өзелгән. Теркәлгән җинаятьләрнең яртысы диярлек – милек урлау белән бәйле. Полицейскийлар шулай ук икътисади юнәлештәге 80,4 мең җинаятьне ачкан.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар