Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләрне тотылган батареяларны җыйган өчен бүләкләячәкләр

Торак-коммуналь хуҗалык белгечләре россиялеләрне кулланылыштан чыккан батареяларны даими тапшырып баруга кызыксындыру уятмакчы."Известия" басмасы хәбәр итүенчә, РФ гражданнарын батареяларны утилизация...

Торак-коммуналь хуҗалык белгечләре россиялеләрне кулланылыштан чыккан батареяларны даими тапшырып баруга кызыксындыру уятмакчы.
"Известия" басмасы хәбәр итүенчә, РФ гражданнарын батареяларны утилизациягә тапшырган өчен акчалата бүләкләячәкләр.
"Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр даирәсе" ассоциациясе белгечләре түләүләр өчен чыгымнарны каты коммуналь икенчел чимал белән эш итүче региональ операторлар тарифына кертергә яисә утилизация җыю хисабына акча бүлеп бирергә тәкъдим итә. Бүләкләүнең суммасы әлегә билгеле түгел.
Хәзерге көндә Россиядә иске батареяларны эшкәртү белән Чиләбедәге бер завод кына шөгыльләнә.
 

Комментарийлар