Россиялеләр өчен космос туризмы ачылачак
Россия космоска беренче туристны якындагы ике елда озата алачак. “Роскосмос” җитәкчесе Игорь Комаров шушы хакта белдергән. Фото: trkterra.ruУл очышны әзерләүнең срогы елдан артык вакыт сорый икәнен һә...
Россия космоска беренче туристны якындагы ике елда озата алачак. “Роскосмос” җитәкчесе Игорь Комаров шушы хакта белдергән.
Фото: trkterra.ru
Ул очышны әзерләүнең срогы елдан артык вакыт сорый икәнен һәм проектның бу өлкәдә тәҗрибәсе булган чит илләр белән бергә әзерләнүен әйткән.
“Ел азагына кадәр без бу хакта төгәлрәк сөйли алырбыз. Бик җитди кешеләр анда катнашырга теләк белдерде. Алар космос техникасын җитештерүчеләр”, дигән ул.
Космоска туристны алып баруның бәясе 30-40 миллион доллар (хәзерге курс буенча 2-2,6 млрд сум) дип бәяләнә. Туристның ачык космоска чыгу бәясе – 3 миллион доллар.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Комментарийлар