Логотип «Мәйдан» журналы

Россиягә Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыйдылар

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 12 апрельдән Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыя. Чөнки Белоруссия үз продукциясе сыйфатында Россиягә азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән продукция кертә ал...

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 12 апрельдән Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыя. Чөнки Белоруссия үз продукциясе сыйфатында Россиягә азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән продукция кертә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Данквертка сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

apples-490474_960_720


Сергей Данкверт сүзләренчә, 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Россия чигендә шундый продукция төялгән документларсыз 36 машина тоткарланган. Ул җиләк-җимешләрне законсыз кертергә омтылуларын әйткән.
Моннан тыш, Белоруссиянең фитосанитария хезмәте белорусларның җиләк-җимешләре дип сертификацияләгән алма һәм груша белән 66 машина тоткарланган. Әмма, Данкверт искә төшергәнчә, узган ел "белорус хезмәттәшләре безгә үзебезнең алма һәм грушаның февраль аенда ук тәмамлануын белдергән иде".
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184248/

Комментарийлар