Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә яңа һөнәр барлыкка килде

Россиядә кыйммәтле кәгазьләр базарында һөнәри эшчәнлекнең яңа төре (инвестицион консультация) барлыкка килде. Бу хакта "Российская газета" яза. Әлеге яңалык "Кыйммәтле кәгазьләр базары турында" һ...

Россиядә кыйммәтле кәгазьләр базарында һөнәри эшчәнлекнең яңа төре (инвестицион консультация) барлыкка килде. Бу хакта "Российская газета" яза.




 
Әлеге яңалык "Кыйммәтле кәгазьләр базары турында" һәм "Финанс базары өлкәсендә үз-үзен көйли торган оешмалар турында"гы законнарга кертелгән төзәтмәләр үз көченә керү белән бәйле.
Басма билгеләп үткәнчә, инвестицион консультация белән Россия Банкы реестрында торган юридик яки физик зат шөгыльләнергә мөмкин. Консультантларның төп бурычы клиентның шәхси инвестицион профиле нигезендә кыйммәтле кәгазьләр белән эш иткәндә киңәшләр бирүдән гыйбарәт.
Шул ук вакытта консультантның компетентлы булмаган киңәше клиентка килгән зыянны каплауны таләп итү хокукын бирәчәк. Әмма клиент дөрес мәгълүмат тәкъдим итмәгән һәм шуның аркасында инвестицион профильне төзегәндә хата киткән очракта, киңәшче берни өчен дә җавап бирмәячәк.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177511/

Комментарийлар