Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә үзмәшгульләр һәм иҗат кешеләре үзләренең товар билгесен терки алачак

Россиялеләр үзләренең товар билгеләрен теркәү хокукына ия булачак. РФ Хөкүмәте Гражданнар кодексына тиешле төзәтмәләр кертте. Бу хакта «Известия» газетасына Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән...

Россиялеләр үзләренең товар билгеләрен теркәү хокукына ия булачак. РФ Хөкүмәте Гражданнар кодексына тиешле төзәтмәләр кертте. Бу хакта «Известия» газетасына Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.Билгеләп үтелгәнчә, хәзер товар билгеләрен бары тик юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар гына теркәү мөмкинлегенә ия.
РФ Икътисади үсеш министрлыгында Дәүләт Думасы әлеге закон проектын язгы сессиядә тикшерер дип көтәләр. Әмма үзмәшгульләр яңа хокуктан 2023 елдан да иртәрәк файдалана алмый, чөнки документ законның шунда ук үз көченә кермәвен күздә тота.
Закон проектының аңлатма язуында искәртелгәнчә, кайбер чит ил гражданнары Россиядә товар билгеләрен шәхси эшкуар статусыннан башка да терки алачак. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, закон проекты әлеге тигезсезлекне бетерүне максат итеп куя.
Икътисади үсеш министры Максим Решетников «Известия» газетасына белдергәнчә, әлеге яңалык үзмәшгульләргә (алар өчен эш, товар һәм хезмәтләрне тәкъдим итүдә яңа алым барлыкка килә) генә түгел, шәхси брендларын үстерүче барлык кешеләргә дә кызыклы булырга мөмкин.
Экспертлар һәм базарда катнашучылар «Известия» газетасы үткәргән сораштыруда билгеләп үткәнчә, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукны теркәү мөмкинлегенә ихтыяҗ иҗат белән бәйле өлкәләрдә аеруча зур.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-01-2022/rossiyad-zm-shgull-r-m-i-at-keshel-re-zl-rene-tovar-bilgesen-terki-alachak-5848250

Комментарийлар