Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә үлүчеләр саны иң аз булган регионнар аталды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үлүчеләр саны күрсәткечләре буенча өлкәләрнең рейтингын төзегән."Известия" газетасында басылып чыккан язмада 2017 елга күрсәткечләр бирелгән. Нәтиҗәдә, үлүчеләр са...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үлүчеләр саны күрсәткечләре буенча өлкәләрнең рейтингын төзегән.
"Известия" газетасында басылып чыккан язмада 2017 елга күрсәткечләр бирелгән. Нәтиҗәдә, үлүчеләр саны иң аз булган өлкәләр бишлегендә, нигездә, мөселман регионнары булып чыккан. Беренче урында - Ингушетия, анда әлеге сан 1000 кешегә 3,2 очракны тәшкил итә, икенче урында Чечен республикасы (4,6), өченче - Ямал-Ненец автоном округы (4,9), аннан соң Дагыстан (5,1) һәм Ханты-Мансы автоном округы (6,2).
Киресенчә, үлүчеләр саны буенча югары күрсәткечләр Псков (1000 кешегә 17,4 очрак), Новгород (17,1), Тверь (16,9), Тула (16,5), Иваново (15,8) өлкәләрендә.
 

Комментарийлар