Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә түләү карталары белән мошенниклык очраклары ешайган

Россиядә түләү карталары белән мошенниклык очраклары арткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән RT хәбәр итә.Телеканал мәгълүматлары буенча, быелның беренче тугыз аенда илдә «Түләүнең эле...

Россиядә түләү карталары белән мошенниклык очраклары арткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән RT хәбәр итә.
Телеканал мәгълүматлары буенча, быелның беренче тугыз аенда илдә «Түләүнең электрон чараларын кулланып мошенниклык» җинаять маддәсе буенча 10,3 мең җинаять теркәлгән.
Бу күрсәткеч 2018 елның шул ук чорына караганда 417,3 процентка күбрәк.
Моннан тыш, бу вакытта мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып, 205 меңнән артык җинаять кылынган. Бу узган ел белән чагыштырганда 69 процентка күбрәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196874/

Комментарийлар