Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә сәгать күчте

Россиянең кайбер өлкәләрендә бүген вакыт бер сәгать алга күчте.Россия халкы 2014 елдан бирле кышкы вакыт буенча гына яши. Шулай да берничә регионда мартның соңгы атнасында сәгать күчерү әле һаман да д...


Россиянең кайбер өлкәләрендә бүген вакыт бер сәгать алга күчте.



Zabaykalskiy-kray-prosit-o-sm
Россия халкы 2014 елдан бирле кышкы вакыт буенча гына яши. Шулай да берничә регионда мартның соңгы атнасында сәгать күчерү әле һаман да дәвам итә. Узган төнне Алтай крае, Алтай республикасы, Забайкалье, Әстерхан, Ульяновск, Сахалин өлкәләре вакытларын бер сәгатькә алга күчерделәр.
Шулай итеп, әлеге регионнарда Мәскәү вакыты белән аерма хәзер: Әстерхан һәм Ульяновск шәһәрләрендә - 1 сәгать, Забайкальеда - 6 сәгать, Алтай крае һәм республикасында - 4 сәгать, Сахалин өлкәсендә - 8 сәгать.

Комментарийлар