Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә пластик савытлар куллануны тыярга мөмкиннәр

Россия Табигать министрлыгы бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыярга мөмкин. Бу хакта, ведомство башлыгы Дмитрий Кобылкинга сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.«Россия Табига...

Россия Табигать министрлыгы бер тапкыр гына кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыярга мөмкин. Бу хакта, ведомство башлыгы Дмитрий Кобылкинга сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Табигать министрлыгы төрле илләр белән бергә әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметү юнәлешендә эшли. Пластик куллануны киметү буенча дөньякүләм тенденцияне хуплыйбыз», — дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренә караганда, бу тыюны зур сәүдә челтәрләре хуплый инде. «Аңлау һәм кабул итү өчен вакыт кирәк», — дип өстәде Кобылкин.

  • 2021 елга Евросоюз бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба сатуны тыя.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185837/

Комментарийлар