Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган

Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган. Change.org сайтында пенсия яшен арттыруга каршы урнаштырылган онлайн-петициягә 1 миллион 41 мең 504 россияле им...

Россиядә пенсия яшен арттыруга каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган.
 
Change.org сайтында пенсия яшен арттыруга каршы урнаштырылган онлайн-петициягә 1 миллион 41 мең 504 россияле имза куйган.
Петицияне Россия Президенты, Премьер-министр һәм Федераль җыенга юллаганнар. Мондый башлангыч белән Гомумроссия профсоюзлар берләшмәсе чыккан.
«Росстат мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясенең 62 субъектында ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 65, ә өч субъектта 60 яшьтән кимрәк. Россия буенча тулаем алганда демографик тенденцияләрне саклаган хәлдә, ир-атларның – 40, хатын-кызларның 20 проценты 65 яшькә җитми», - диелә петициягә аңлатма язуында.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар