Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә мессенджерларны аноним куллану тыелачак

Россиядә мессенджерларга кулланучыларның шәхесләрен ачыклауны йөкләячәкләр.Россиядә мессенджерлар кулланучыларның телефон номерларының дөреслеген тикшерәчәк. Әлеге кагыйдәләрне Россия Хөкүмәте әзерләг...

Россиядә мессенджерларга кулланучыларның шәхесләрен ачыклауны йөкләячәкләр.
Россиядә мессенджерлар кулланучыларның телефон номерларының дөреслеген тикшерәчәк. Әлеге кагыйдәләрне Россия Хөкүмәте әзерләгән. Аның нигезендә мессенджерларда номерлары үзләренә теркәлгән кешеләр генә языша ала. Бу хакта “Известия” яза.
Клиентлар турында белешмә кәрәзле телефон операторлары базасына кертеләчәк. Әлеге мәгълүматны компанияләргә мессенджерлар үзләре бирәчәк.
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Александр Жаров сүзләренчә, бу куркынычсыз коммуникация мохитен тудырачак.
“Мессенджерларда аноним коммуникацияләр хокук саклау органнарына җинаять эшләрен тикшерүдә кыенлык тудыра”, - дигән ул.
Кулланучы мәгълүматы кәрәзле телефон операторыныкы белән туры килмәсә, мессенджер әлеге кешене кушымтадан файдалануны тыярга мәҗбүр булачак.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/06/174659/

Комментарийлар