Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә "текә" номерларны автомобильчеләргә сатуны канунлаштырырга җыеналар

Матур номерларны һәр теләгән кеше интернетта махсус аукционнарда сатып ала алачак.Шундый проектны Икътисад үсеше министрлыгы әзерли, дип белдергәннәр ведомствода. Бу хакта "Известия" яза. Әлегә кайбер...

Матур номерларны һәр теләгән кеше интернетта махсус аукционнарда сатып ала алачак.

Шундый проектны Икътисад үсеше министрлыгы әзерли, дип белдергәннәр ведомствода. Бу хакта "Известия" яза. Әлегә кайбер мәсьәләләрне чишәселәре бар икән: билгеләрне ничек сайлаячаклар, кем сату-алуны контрольдә тотачак һ.б.


Чынлыкта мондый номерларны сату яңалык түгел, әмма әлеге проект нигезендә ул канунлы рәвештә башкарылачак.

Хәзерге вакытта исә үзеңә ошаган машина номерын сатып алырга мөмкин - Интернет челтәрендә бәяләр 3 миллион сумга кадәр җитә.
Икътисад үсеше министрлыгы  Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә әлеге матур номерларны интернетта махсус аукционнарда сатуны булдыру турындагы проектны эшли. Документны министрлар кабинетына 2019 елның 2 сентябрендә кертергә ниятлиләр.

 

 

Комментарийлар