
27 июньнән Россиядә транспорт чаралары өчен электрон паспортлар гамәлгә кертелә. Хәзер транспорт турындагы мәгълүмат махсус серверларда сакланачак. 2017 елның 1 гыйнварында әлеге системаның тәҗрибәле версиясе барлыкка киләчәк. Электрон автопаспортларны иң беренчеләр булып россиялеләр куллана. Электрон паспортларга күчү ике ел дәвамында барачак. Бу вакыт эчендә ГИБДД хезмәткәрләре параллель рәвештә кәгазь ПТСларны да рәсмиләштерә. 2017 елның 1 июленнән кәгазь автопаспортлар бирелми башлый.
Комментарийлар