Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә кытай теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы кертелә

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы бирергә мөмкин. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Известия» яза. Шулай ук рус теле буенча БДИ да үзгәреш...

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы бирергә мөмкин. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Известия» яза.
 
Шулай ук рус теле буенча БДИ да үзгәрешләр кичерәчәк. Анда текстка тыныш билгеләре буенча анализ ясау биреме кертеләчәк.
Яңа уку елында Россия мәктәпләре соңгы 10 елда рекордлы санда укучылар кабул итәчәк - 15,6 млн кеше. Беренче сыйныфка 1,8 млн укучы керә.
 
Фото: Фото: funlib.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/31/170680/

Комментарийлар