Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр

Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.Министрлыкта белдерү...



Россиядә кышның җылы килүе аркасында җылылык бәясен яңадан исәпләячәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.





Министрлыкта белдерүләренчә, бу әлеге хезмәткә түләүләр гомумйорт счетчиклары буенча түгел, ә ел дәвамында тигез күләмдә исәпләнә торган төбәкләрдә яшәүчеләргә кагыла.

 Дәүләт Думасы депутатлары федераль ведомство башлыгы Владимир Якушевка кышның җылы килүенә бәйле рәвештә торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләмәү үтенече белән хат юллаган иде инде.




РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җиткәчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, аномаль кышның сәбәбе – Атлантикадан килгән җылы һава массаларының Себердән салкын һаваны кысрыклап чыгаруында.




Сүз уңаеннан, быелгы кыш 145 ел дәвамында үткәрелгән күзәтүләр буенча иң җылысы булган.
 


Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар