Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотека компенсациясе түләнәчәк

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә 450 мең сум күләмендә ипотека кредитларын өлешчә компенсацияләүне күздә тоткан законга кул куйды. Яңа закон Хокукый мәгълүматның рәсми порталында...

Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә 450 мең сум күләмендә ипотека кредитларын өлешчә компенсацияләүне күздә тоткан законга кул куйды. Яңа закон Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
ipoteka-kompensaciya
Закон 19 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 елның 26 июнендә хупланган.
Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнәчәк. Шул ук вакытта компенсация түләүләре салымнардан азат ителәчәк.
Фото: интернеттан

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189214/

Комментарийлар