Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә корал саклау кагыйдәләре катгыйланды

Россиядә корал саклау кагыйдәләрен катгыйландыру өчен, Россия Хөкүмәте корал әйләнеше турындагы кагыйдәләрнең 59нчы пунктының беренче абзацын тулыландырды. Карар хокук мәгълүматы рәсми порталында басы...

Россиядә корал саклау кагыйдәләрен катгыйландыру өчен, Россия Хөкүмәте корал әйләнеше турындагы кагыйдәләрнең 59нчы пунктының беренче абзацын тулыландырды. Карар хокук мәгълүматы рәсми порталында басылып чыкты.




Шулай итеп, корал һәм патроннарны гына түгел, дары һәм капсулларны да бикләнә торган сейфларда сакларга кирәк.
Сейфлар аеруча ныклы материаллардан: металлдан эшләнгән булырга, яки агачтан ясалып, металл белән тышланган булырга тиеш. Чит кеше коралга кагылырга тиеш түгел.
Кагыйдәләрнең катгыйлануы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, диелгән документка аңлатма язуында. Шундый ук үзгәрешләрне “Корал турында”гы законга да кертүләре ихтимал.
 
Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177703/

Комментарийлар