Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә җирле халыкларның телләрен саклауга ярдәм итү фонды төзелде

Россиядә җирле халыкларның телләрен сакларга һәм үстерергә ярдәм итү өчен махсус фонд гамәлгә куелган. Бу хакта Милләтләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновка сылтама белән ТАСС хәбә...

Россиядә җирле халыкларның телләрен сакларга һәм үстерергә ярдәм итү өчен махсус фонд гамәлгә куелган. Бу хакта Милләтләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Бариновка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Туган телләргә ярдәм итү, саклау һәм өйрәнү фонды булдыру турында боерыкны Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән җомга көнне имзаладык. Җирле халыкларның телләре елында без Себер һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы җирле халыклары өчен дәреслекләр һәм программалар әзерләүгә басым ясадык», - дигән Игорь Баринов.
 

  • «Татар-информ» Фондның попечительлек советына Татарстан вәкиле - Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов керәчәк, дип хәбәр иткән иде.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179792/

Комментарийлар