Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә ипотека буенча бурычлар арткан

Россиядә торак өчен ипотека кредитлары буенча гомуми бурыч арткан. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,8 процентка артып, 6,5 трлн сумга җиткән. Россия Үзәк Банкы сайтында...

Россиядә торак өчен ипотека кредитлары буенча гомуми бурыч арткан. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 23,8 процентка артып, 6,5 трлн сумга җиткән. Россия Үзәк Банкы сайтында шул хакта хәбәр ителә. Бу турыда ТАСС агентлыгы язды.
1 февральгә булган мәгълүмат буенча, торак өчен ипотека кредитлары буенча кичектерелгән бурыч өлеше 1,3 проценттан 1,1 процентка кадәр кимегән.
Гыйнвар аенда ипотека бирү күләме 2018 елның гыйнвары белән чагыштырганда 12,7 процентка арткан. Бер ай эчендә 167 млрд сумлык 78,2 мең ипотека кредиты бирелгән.
2019 елның гыйнварында сумнар белән бирелгән кредитлар буенча уртача айлык процент ставкасы декабрь дәрәҗәсе белән чагыштырганда бераз үзгәрде һәм 9,87 процент тәшкил итте, дип өстәп әйткәннәр Үзәк банкта. Чит ил валютасында кредит бирү гыйнвар аенда үткәрелмәгән.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/28/181801/

Комментарийлар