Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә грипп эпидемиясе кайчан башланачагы билгеле булды

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко белдерүенчә, Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе былтыргыга караганда бераз түбәнрәк булыр дип кө...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко белдерүенчә, Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе былтыргыга караганда бераз түбәнрәк булыр дип көтелә.
img-20160128193748-502
«Безне бу юлы уртача дәрәҗәдәге эпидемия көтә дип фаразларга була. Мөгаен, ул узган елга караганда, соңрак старт алыр һәм сүлпәнрәк булыр. А тибы вируслары өстенлек итәчәге ниятләнә. Әмма шунысын истә тотарга кирәк: узган гасырның 30 нчы елларында ачылганнан бирле, грипп вирусы ел саен галимнәргә төрле сюрпризлар әзерли”, - дигән белгеч.
Грипп эпидемиясе срокларына килгәндә, галимнәр әйтүенчә, зур коллективларда беренче очраклар ноябрь башында ук теркәлергә мөмкин. Әмма декабрьгә күчүе дә ихтимал. Гриппның күтәрелеше Яңа елдан соң көтелә. Галимнәр әйтүенчә, Россиядә хәзер ОРВИның арткан мәле. Әлегә илдә гриппның берничә очрагы гына теркәлгән.
 
 
 
 

Комментарийлар