Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә февраль аеннан ветераннарга һәм инвалидларга пособиеләр артачак

Россиядә 1 февральдән пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Индексациянең билгеләнгән коэффициенты - 1,043. Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Х...

Россиядә 1 февральдән пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр индексацияләнәчәк. Индексациянең билгеләнгән коэффициенты - 1,043.
Әлеге карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган.
Индексация инвалид, ветераннар һәм балалары булган гражданнарга бирелә торган пособиеләргә, түләү һәм компенсацияләргә кагыла. Ул шулай ук производствода һөнәри авырулардан һәм бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминләштерү вакытында түләнә торган акчаларга да кагылачак.
Узган ел индексация коэффициенты 1,025 тәшкил иткән.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/28/179664/

Комментарийлар