Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә энергетика атнасы үтәчәк

Агымдагы елның 3-6 октябрендә Мәскәүнең “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында “Россия энергетика атнасы” II Халыкара форумы үтәчәк.Форум Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүм...

Агымдагы елның 3-6 октябрендә Мәскәүнең “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында “Россия энергетика атнасы” II Халыкара форумы үтәчәк.
1534400740_rew_zastavka_595x420px
Форум Россия Федерациясенең Энергетика министрлыгы һәм Мәскәү шәһәре Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.
Аның төп максаты – Россия ягулык-энергетика комплексы мөмкинлекләрен күрсәтү, энергетиканың төп үсеш юлларын билгеләү һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту.
Катнашучылар исемлегендә чит ил дәүләтләре һәм хөкүмәтләре, эре энергетика компанияләре һәм оешмалары җитәкчеләре, дөньякүләм билгеле экспертлар, Россия субъектлары башлыклары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар.
Әйткәндәй, былтыргы форумда Россия Президенты Владимир Путин да катнашкан иде.
Фото: РЭН сайтыннан
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар