Россиядә дөньядагы иң арзан автомобиль сатыла башлый
Һиндстанның Bajaj Auto компаниясе көзгә Россиядә Qute модельле автомобилен сата башлый.Әлеге машинаның якынча бәясе – 300 мең сум. Шулай итеп, Qute машинасы Daewoo Matiz автомобиленнән дә арзанрак бул...
Һиндстанның Bajaj Auto компаниясе көзгә Россиядә Qute модельле автомобилен сата башлый.
Әлеге машинаның якынча бәясе – 300 мең сум. Шулай итеп, Qute машинасы Daewoo Matiz автомобиленнән дә арзанрак булачак. Анысына бүген бәяләр 314 мең сумнан башлана.
Qute машинасы 2015 елдан башлап чыгарыла. Аны җиңел автомобиль түгел, ә квадроцикллар рәтенә кертеп карыйлар. Ул бер цилиндрлы бензин двигателе (мотоцикл) белән җиһазландырылган, 13,5 ат көченә ия, сәгатенә 70 чакрымга кадәр тизлек җыярга мөмкин. Чыгымы да бик аз – 100 чакрымга 2,8 литрдан азрак ягулык сарыф итә. Дүрт урынлы машинаның авырлыгы 400 килограмм.
Һиндстанда әлеге машина 2 мең долларга сатыла. Машина өчен бу –дөньядагы иң арзан бәя.
Комментарийлар