Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә дәүләт хезмәтендәге ирләр пенсиягә – 65, хатыннар 63 яшьтән чыгачак

Россия президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турында канунны имзалады. Пенсия яше ел саен ярты еллап артачак.Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65 яшьтән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга ала...


Россия президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турында канунны имзалады. Пенсия яше ел саен ярты еллап артачак.




1__262d03_1
Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65 яшьтән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга алачак. Пенсия яше ел саен ярты елга артачак. Канун 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Путинның элек тә Русиядә пенсия яшен "иртәме-соңмы" арттырырга кирәк булачак дигәне бар иде. Президент моны "россиялеләрнең гомер озынлыгы" белән аңлатты.
Белгечләр исә пенсия фондына акча җыелмау "чүпрә кебек кабара" дип саный. Татарстан пенсия фондының гыйнвар үткән еллык утырышында төрле оешмаларның бу фондка вакытында акча күчермәве нәтиҗәсендә бурыч 2015 ел ахырына 2,1 миллиард сумга җиткәнлеге әйтелгән иде.


 
http://www.azatliq.org

Комментарийлар