Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә Дәүләт сатып алулары турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) товарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына мәгълүматлар кертү турындагы гаризаларны тизрәк караячак. Срокларны кыскарту контракт системасы ту...

Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) товарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына мәгълүматлар кертү турындагы гаризаларны тизрәк караячак. Срокларны кыскарту контракт системасы турындагы законга төзәтмәләрдә каралган. Алар апрель аенда кабул ителгән һәм өлешчә 12 майда үз көченә керде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына контрактлар төзүдән читләшкән сатып алуларда катнашучылар, шулай ук суд карары буенча контракт өзелгән тәэмин итүчеләр турында мәгълүматлар кертелә. Намуссыз тәэмин итүчеләр реестрына җибәрүчеләр турында мәгълүматларны кертү турындагы гаризаны карауга хәзер ун көн урынына биш көн бирелә.
Заказчының гамәлләренә яңа кагыйдәләр буенча шикаять бирергә заявкаларны карау беркетмәсен яисә йомгаклау беркетмәсен бастырганнан соң биш көн эчендә мөмкин булачак. Элек срок ике тапкырга күбрәк иде.
Хөкүмәттә электрон мәйданчыкларда дәүләт сатып алулары турында мәгълүмат һәм документларны формалаштыру һәм урнаштыруга таләпләрне билгеләү тәртибен раслау бурычы барлыкка килә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186118/

Комментарийлар