Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә чит ил кешеләре өчен срогы чикләнмәгән паспортлар гамәлгә керергә мөмкин

Эчке эшләр министрлыгы Россиядә чит ил кешеләре өчен тору кәгазен һәр 5 ел саен озайту процедурасыннан баш тартырга тәкьдим итте.Эчке эшләр министрлыгы Россиядә чит ил гражданнары өчен тору кәгазен һә...

Эчке эшләр министрлыгы Россиядә чит ил кешеләре өчен тору кәгазен һәр 5 ел саен озайту процедурасыннан баш тартырга тәкьдим итте.




Эчке эшләр министрлыгы Россиядә чит ил гражданнары өчен тору кәгазен һәр биш ел саен озайту процедурасыннан баш тартырга тәкьдим итте. Федераль закон проекты Бердәм федераль хокукый актлар порталында дөнья күргән.
«Чит ил гражданнарына срогы чикләнмәгән паспортлар бирергә һәм әлеге документның үз көчендә булу вакытын озайту процедурасын гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә», - диелә документ текстында.
Ведомствода мондый алым илдә даими яшәү институтын гамәлгә ашыру механизмын гадиләштерер, шулай ук салым һәм җыемнар өлкәсендә мөнәсәбәтләрне яңадан карарга мөмкинлек бирер дип фикер йөртәләр.
Проект хакында фикер алышу 2019 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Закон киләсе елның сентябрендә үз көченә керер дип көтелә.

 

Комментарийлар