Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак

Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын 3 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең әлеге карары проекты Ведомствоара килешүдә тора. Бу хакта ТАССка Россиянең Хезмә...

Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын 3 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәтенең әлеге карары проекты Ведомствоара килешүдә тора. Бу хакта ТАССка Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Елена Мөхтияровага сылтама белән хәбәр итә.
Индексация 1 октябрьдән планлаштырылган.
"Шундый ук карарны төбәкләр дә кабул итәр дип планлаштырыла", — дип белдерде Мөхтиярова.
 
https://tatar-inform.tatar/news/business/10-08-2020/rossiyad-byudzhet-oeshmalarynda-eshl-chel-rne-hezm-t-haklary-artachak

Комментарийлар