Россиядә беренче студентлар телеканалы эшен башлап җибәрә
Россиядә беренче студентлар каналы эшли башлый. Яшьләр мәгариф, фән, иҗат, спорт, мәдәният, волонтерлык һәм сәясәт темаларына материаллар әзерләячәк. Фото: «ИЗВЕСТИЯ»/Александр Казаков.Бу хакта Халык...
Россиядә беренче студентлар каналы эшли башлый. Яшьләр мәгариф, фән, иҗат, спорт, мәдәният, волонтерлык һәм сәясәт темаларына материаллар әзерләячәк.
Фото: «ИЗВЕСТИЯ»/Александр Казаков.
Бу хакта Халыкара студентлар телевидениесе ассоциациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Федераль яңалыклар агентлыгы" хәбәр итә.
Канал тәүлек буена башта IP форматта, тора-бара кабельле һәм спутниклы телевидениедә эшләячәк.
"Телеканалның үзенчәлеге шунда: контентны яшьләр өчен яшьләр булдырачак. Бу шулай ук медиа өлкәсендә эшләүче яшьләргә яңа һөнәри баскычка күтәрелергә ярдәм итәчәк", - дип сөйли Халыкара студентлар телевидениесе ассоциациясе башкаручы директорының беренче урынбасары Сергей Косенчук.

Комментарийлар