Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” 1 май көнне Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документка сылтама белән хәбәр итә.Хәзер берен...

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” 1 май көнне Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документка сылтама белән хәбәр итә.piksabej


Хәзер беренче һәм икенче балага пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны әти-әниләренең кайда теркәлүе буенча гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин.
Элегрәк пособиеләр бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түләнә иде, ә бүгенге көннән аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.
Пособие бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туса яки уллыкка алынса һәм Россия гражданы булса түләнә. Шулай ук гаиләнең җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга артмаска тиеш.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186124/

Комментарийлар