Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә авыл мәктәпләренә өч ел эчендә 9 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

Россиядә авыл мәктәпләрендә яңа урыннар булдыру өчен 3 ел эчендә 9 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Бу турыда Россия Мәгариф министры Ольга Васильевага сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы...

Россиядә авыл мәктәпләрендә яңа урыннар булдыру өчен 3 ел эчендә 9 млрд сум акча юнәлдереләчәк. Бу турыда Россия Мәгариф министры Ольга Васильевага сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
“Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә яңа урыннар булдыруга якындагы өч елда 9 млрд сум акча юнәлдереләчәк", - дип әйткән Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева.
Бу хакта ул Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетының “Россия Федерациясендә белем бирү сыйфатын арттыру чаралары турында"гы парламент тыңлауларында сөйләгән.
Министр искәрткәнчә, авылда педагоглар саны 470 меңнән артык тәшкил итә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188879/

Комментарийлар