Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә алимент түләүләренә минималь күләм кертергә җыеналар

Хәзерге вакытта алимент күләме түләүченең хезмәт хакыннан билгеләнә.Россиялеләр суд приставларының федераль хезмәтенә алимент түләвенең канунлаштырылган минималь күләмен билгеләргә тәкъдим итте.Ведомс...

Хәзерге вакытта алимент күләме түләүченең хезмәт хакыннан билгеләнә.


Россиялеләр суд приставларының федераль хезмәтенә алимент түләвенең канунлаштырылган минималь күләмен билгеләргә тәкъдим итте.



Ведомствоның рәсми сайтында 1-30 сентябрьдә уздырылган сораштыруда якынча алты мең фикер һәм теләкләр язып калдырганнар. Шулар арасында яшәү минимумы күләменә ярашлы алимент түләвенең минималь күләмен билгеләү буенча тәкъдимнәр күп. Әлегә алимент күләме түләүченең хезмәт хакы һәм башка керемнәреннән чыгып исәпләнә, дип яза «ФАН».
Суд приставлар хезмәтендә әлеге тәкъдимне караячакбыз дип белдергәннәр.

 
Фото: http://orenlawyer.ru

 

Комментарийлар