Логотип «Мәйдан» журналы

Россия юлларында тизлек лимитын сәгатенә 130 чакрымга кадәр арттырырга телиләр

РФ Транспорт министрлыгының Россия юл фәнни-тикшеренү институты трассалардагы югары тизлек лимиты гамәлдә булган участокларны җайга салачак яңа ГОСТ проектын төзегән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «К...

РФ Транспорт министрлыгының Россия юл фәнни-тикшеренү институты трассалардагы югары тизлек лимиты гамәлдә булган участокларны җайга салачак яңа ГОСТ проектын төзегән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Коммерсант» газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, рөхсәт ителгән максималь тизлекне, юлның хуҗасы риза булган очракта, сәгатенә 110 чакрымнан 130 чакрымга кадәр арттырырга мөмкиннәр. Әлегә «Автодор»ның гына мондый участоклары бар.
Моннан тыш, Росавтодор федераль трассалардагы 44 участокта лимитны сәгатенә 90-110 чакрымга кадәр арттыру мөмкинлеген карый.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188042/

Комментарийлар