Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Хезмәт министрлыгы пенсияне гомер озынлыгын фаразлауга бәйле исәпләргә тәкъдим итә

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиянең тупланма өлешен Росстатның үлем күрсәткечләре турындагы рәсми статистика мәгълүматлары базасы буенча түгел, ә киләсе елга гражданнарның гомер озын...

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсиянең тупланма өлешен Росстатның үлем күрсәткечләре турындагы рәсми статистика мәгълүматлары базасы буенча түгел, ә киләсе елга гражданнарның гомер озынлыгын фаразлау мәгълүматларына бәйле исәпләргә тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости яза.
Федераль закон проектын Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән. Ул норматив хокукый актлар проектының рәсми порталында чыкты.
«Пенсиянең тупланма өлешен 60 яшьлек ир-атларның һәм 55 яшьлек хатын-кызларның киләсе елга гомер озынлыгын фаразлау мәгълүматларыннан чыгып куллану буенча федераль законның 17 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә», - диелгән документта.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183373/

Комментарийлар