Логотип «Мәйдан» журналы

Россия WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә 58 алтын медаль яулады

WorldSkills халыкара чемпионат кысаларында узган WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Россия Федерациясеннән конкурсантлар 58 алтын медаль яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 авгус...

WorldSkills халыкара чемпионат кысаларында узган WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Россия Федерациясеннән конкурсантлар 58 алтын медаль яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 августта “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үтте.
Россия WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә 58 алтын медаль яулады
Россия Федерациясе командасында шулай ук 22 көмеш һәм 12 бронза медаль булды.
WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә барлыгы 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты.
Татарстаннан Тимерлан Рәхмәтуллин «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә, Никита Барышев "Сәнәгать дизайны" компетенциясендә, Виктория Малецкова "Цифрлашкан модельер" компетенциясендә, Илария Баһаветдинова "Ресторан сервисы", Ренат Әхмәтшәрипов "Композитлар технологияләре" компетенциясендә алтын медаль яулады.
Бүген “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192306/

Комментарийлар