Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Үзәк Банкы вәкиле картадан акча урлатмас өчен киңәш бирде

Россия Үзәк Банкы вәкиле Елена Кирсанова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан халкына  банк карталарын аферистлардан саклау турында сөйләде. 2019 ел башыннан бир...

Россия Үзәк Банкы вәкиле Елена Кирсанова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан халкына  банк карталарын аферистлардан саклау турында сөйләде. 2019 ел башыннан бирле банк счетларыннан якынча 1400 тапкыр акча урлау очрагы теркәлгән.
Россия Үзәк Банкы вәкиле картадан акча урлатмас өчен киңәш бирде
Елена Кирсанова сүзләренчә, мошенниклар һәрвакыт яңа хәйлә уйлап таба. «Мошенниклар кешеләрне психологик алымнар кулланып алдый. Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр кеше белән сөйләшүгә әзерләнә, ешрак алар иртән яки кичен шалтырата», – диде Елена Кирсанова.

Ышанычка керү өчен, аферистлар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп тәкъдим итә, профессиональ терминнарны кулланып, әдәпле һәм дөрес итеп сөйләшә. «Мошенниклар, әгәр дә нинди дә булса гамәлләр кылмасагыз, сезнең картагыздан акча алырга мөмкиннәр дип, кешене ашыктырырга, аңа басым ясарга мөмкин. Шул рәвешле алар әңгәмәдәшен борчылырга мәҗбүр итә», – ди Кирсанова.
Интернет аша товар сатып алганда караклар хәйләсенә эләгергә мөмкин. Үзеңә куркыныч тудырмас өчен, кибетләрдә еш түләнә торган карталарда зур суммада акча сакламаска тырышырга киңәш ителә. Интернетта товар сатып алу өчен конкрет суммалар күчерелә торган аерым карта булдырырга кирәк.
«Банкка сезнең шәхси мәгълүмат кирәк түгел. Әгәр сезгә банктан дип шалтыратып шәхси мәгълүмат сорасалар, бу очракта сезгә шалтыратучы, һичшиксез, мошенник. Моны истә тотарга кирәк», – дип өстәде Елена Кирсанова.


Фото: татар-информ, Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196253/

Комментарийлар