Логотип «Мәйдан» журналы

Россия территориясендә талпаннар активлаша торган чор башланды

Россиядә талпаннар чоры башланды. Әлегә талпаннар китергән зыян аркасында авырып, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны уртача дәрәҗәдән артмады. Бу турыда Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итт...

Россиядә талпаннар чоры башланды. Әлегә талпаннар китергән зыян аркасында авырып, хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр саны уртача дәрәҗәдән артмады. Бу турыда Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Россия территориясендә талпаннар активлаша торган чор башланды
"Талпаннар аркасында йогышлы авыру йоктыру очрагы теркәлмәде. Россиядәге барлык субъектларда да талпаннарга бәйле профилактика эшләре бара", - диелгән ведомство хәбәрендә.
Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, ел башыннан бирле 800 меңнән артык кешегә талпан энцефалитына каршы прививка ясалган, тагын 3 миллион чамасы кешегә вакцина ясарга җыеналар.
Фото: Салават Камалетдинов

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/08/184097/

Комментарийлар