Логотип «Мәйдан» журналы

Россия тарихында иң күләмле хәрби күнегүләр башланды

Россиядә Ерак Көнчыгышта соңгы ун елда иң зур хәрби күнегүләр башлады. Ул "Көнчыгыш-2018" дип атала һәм 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Хәрби күнегүләрдә 300 мең тирәсе хәрби, меңнән артык очкыч, 80...

Россиядә Ерак Көнчыгышта соңгы ун елда иң зур хәрби күнегүләр башлады. Ул "Көнчыгыш-2018" дип атала һәм 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби күнегүләрдә 300 мең тирәсе хәрби, меңнән артык очкыч, 80 кораб, 36 мең танк катнаша. Россия көчләреннән тыш, күнегүләрдә Кытайдан өч мең ярым тирәсе хәрби дә катнашачак диелә Россия саклану министрлыгы сайтында.
Соңгы тапкыр мондый күләмле күнегүләр 1981 елда Польша чиге янында узган иде. Ул "Көнбатыш-1981" дип аталды һәм анда Варшау килешүе илләре хәрбиләре дә катнашты. Көнбатыш моны Совет берлегенең көчен һәм зур һөҗүмгә әзерлеген күрсәтү дип кабул итте.
НАТО "Көнчыгыш-2018"не - зур күләмле низагта катнашуга әзерлек күнегүләре дип атады.
Владивостокта 11 сентябрьдән 13енә кадәр Көнчыгыш икътисади форумы уза. Анда Россия президенты Владимир Путин да катнаша. Кремль элегрәк "Көнчыгыш-2018" күнегүләренә Путин белән чит дәүләтләр башлыклары килүе көтелми дигән иде.
 
Фото: архив https://www.azatliq.org/
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар